ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

«Татнефть» компаниясе Ливиядә эшләрне яңадан башлап җибәрү мөмкинлеген карый

24 октябрь 2019, 11:12 , Фото: архив

«Татнефть» компаниясе Ливиядә эшләрне яңадан башлап җибәрү мөмкинлеген карый ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган директорлар советы утырышында компаниянең чит илдәге проектлары хакында сүз барды.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). «Татнефть» компаниясе Ливия территориясендә эшләрне яңадан башлап җибәрү мөмкинлеген карый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән директорлар советы утырышында компаниянең әлеге һәм башка чит ил проектлары хакында сүз барды.

Ливиядә «Татнефть» компаниясе «продукцияне бүлү турындагы гамәлдәге килешүләр нигезендә кулланыштагы чыганакларга разведка ясау һәм аларны эшкәртү белән» шөгыльләнә ала, дип искәртә компаниянең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Казахстан белән хезмәттәшлекне үстерү кысаларында «КазМунайГаз» нефть компаниясе» АҖ белән килешүләр һәм үзара аңлашу турында меморандум имзаланды. Күрше дәүләтнең нефть-газ тармагында Татарстан компаниясенең алдынгы тәҗрибәсен һәм технологияләрен куллану буенча юл картасы төзелде.

Үзбәкстанда исә «Татнефть» продукцияне бүлү турындагы килешү нигезендә Ташкент яны инвестиция блогын әзерләү проектына керүнең төп шартларын имзалады.

Әлеге илдә шулай ук нефть продуктларын сату өчен «Узбекнефтегаз» АҖ белән уртак предприятие төзелде. Сервис контракты Төрекмәнстанда да гамәлгә ашырыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10