ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанның күпфункцияле үзәге Бөтенроссия бәйгесендә беренче урын өчен көрәшә

24 октябрь 2019, 10:57

Татарстандагы иң зур күпфункцияле үзәкләрнең берсе республика этабында җиңү яулады.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Республика бәйгесендә җиңү яулаган Казанның күпфункцияле үзәге Бөтенроссия бәйгесендә беренче урын өчен көрәшә. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Иң яхшы күпфункцияле үзәк» номинациясендә Совет районы күпфункцияле үзәге җиңүче дип табылды. Ул хәзерге вакытта Татарстандагы шундый иң зур үзәкләрнең берсе», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Иң яхшы күпфункцияле үзәкне 10 категория буенча бәяләделәр: җитештерү күрсәткечләре, хезмәт күрсәтү шартлары һәм офисларның техник яктан җиһазланышы исәпкә алынды.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10