ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда полицейскийлар браконьерларны тоткарлау буенча операция үткәргән

24 октябрь 2019, 11:04

Әгәр браконьерларның гаебе расланса, аларны биш елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда полицейскийлар озак вакыт дәвамында законсыз ау белән шөгыльләнгән браконьерлар төркемен тоткарлау буенча махсус операция үткәргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре республиканың Тәтеш районындагы Монастырское авылыннан ике чакрым ераклыктагы урманда биш ир-атны тоткарлаган. Браконьерлар рөхсәтсез ике кабан дуңгызын аткан. Аучылар яхшы әзерләнгән булган – урында полицейскийлар өч автомобильгә һәм аларның салонында мылтыклар, аучы пычаклары, балталар һәм радиостанцияләргә юлыккан.

Кабан дуңгызларын экспертизага озатканнар, ә ир-атларны кулга алганнар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тиешле лицензиядән башка аучылык белән шөгыльләнүчеләргә биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10