ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанлыларга яшелчә, җиләк-җимешнең сыйфаты буенча консультация бирәчәкләр

24 октябрь 2019, 10:01

Республикада кайнар элемтә оештырылган.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм куллану вакыты мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Татарстанда яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны төбәк ведомствосының куллану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләренә бирә ала.

Кайнар элемтә 6 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Шалтыратулар иртәнге 10нан көндезге 4кә кадәр түбәндәге телефон аша кабул ителә: (843) 273-34-85.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10