ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Тинчурин театры чакырылган режиссер сәхнәләштергән беренче спектаклен чыгарды

24 октябрь 2019, 09:44 , Фото: Салават Камалетдинов

Тинчурин театры чакырылган режиссер сәхнәләштергән беренче спектаклен чыгарды Спектакльнең музыкаль бизәлеше Мубай җырларыннан төзелгән.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры чакырылган режиссерлар тарафыннан куелган беренче спектаклен чыгарды. Кичә театрда “Хыялый” лирик комедиясенең премьерасы булды.

Башкорт язучысы Салават Әбүзаровның “Хыялый” комедиясе 2010 елдан бирле Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры сәхнәсендә уңышлы бара. Ул Чаллы театры репертуарына да кергән. Театр аны Татарстанның халык артисткасы Гөлүсә Гайнетдинованың юбилее өчен махсус әзерләгән иде.

Тинчурин театры да тамашачы йөри торган әлеге игелек комедияне үз репертуарына кертергә карар иткән. Спектакльне татар сәхнәсенә режиссер Илшат Мөхетдинов чыгарды. Рәссам – Илшат Сәяхов.

Авылга килгән яшь докторны хыялый Гыйззәт бабай һәм аның хатыны Шәрифә карчыкка йортка кертәләр. Йолдызның алар тормышына килеп керүе картларның тормышына үзгәреш кертә. Хыялый карт үз куллары белән самолет ясый һәм күккә оча.

Гыйззәт карт белән Шәрифә карчык рольләрендә күренекле драма артистлары Ләлә Миңнуллина белән Зөфәр Харисов. Йолдыз белән аңа гашыйк Сәлим ролендә – яшь артистлар Гүзәл Галиуллина белән Айдар Фәтхрахманов.

Спектакльнең музыкаль бизәлеше Мубай җырларыннан төзелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10