ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чүп яндыру заводының куркынычсызлыгына инану өчен өстәмә экспертиза үткәреләчәк

24 октябрь 2019, 08:27 , Фото: Михаил Захаров

Чүп яндыру заводының куркынычсызлыгына инану өчен өстәмә экспертиза үткәреләчәк Александр Шадриков каты көнкүреш калдыкларын термик эшкәртүнең әһәмияте турында сөйләде.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Осиново авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводының әйләнә-тирәгә куркыныч тудырмавына инану өчен өстәмә экспертиза үткәреләчәк. Бу хакта Дәүләт Советы утырышында республиканың экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков әйтте.

"Технологиянең куркынычсызлыгына өстәмә гарантия алу максаты белән, Татарстан Президенты проектны бәйсез халыкара экспертлар тикшерүе турында карар кабул итте. Хәзерге вакытта Татарстан Хөкүмәте һәм чит ил партнерлары арасында, термик зарарсызландыру буенча завод төзелеше белән бәйле рәвештә, тирә-якны саклау мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды", - диде министр.

Ул завод төзелгәндә гражданнарның куркынычсыз әйләнә-тирәгә хокуклары исәпкә алынуын әйтте. 2018 елда бу мәсьәлә буенча фәнни-техник советның ике утырышы узган.

Александр Шадриков әйтүенчә, көнкүреш калдыклары күләме арту сәбәпле, 2026 елда шәһәр янында полигон өчен кулланышлы җир ресурслары бетәчәк. "Полигоннар белән бәйле проблемаларга бүген Мәскәү, Чиләбе өлкәләре, Кырым юлыкты, шул сәбәпле калдыкларны термик ысул белән зарарсызландыру буенча заводлар төзелеше федераль дәрәҗәдә карала", - диде ул.

Аның сүзләренчә, бүген Көнбатыш илләре һәм бөтен дөнья полигоннардан баш тарта - Швейцария, Швеция, Бельгия, Дания, Германия, Нидерландлар, Норвегия, Австрия, Финляндия, Япония. "Анализ күрсәткәнчә, заманча заводларның газ чистарту системалары зарарлы матдәләрне тиз тотып ала, нәтиҗәдә, атмосферага чыккан матдәләр экологик нормаларга тулысынча җавап бирә", - диде министр.

Нидерландта ун еллык тикшеренүләр заводка якын җирдә үскән үсемлекләрдә, җитештерелгән сөттә авыр металлар, диоксин, терекөмеш күләме ил буенча уртача күрсәткечтән артмавын күрсәткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10