ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов "Минем бизнес" форумында катнашачак

24 октябрь 2019, 08:45 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов Бүген көннең икенче яртысында «Татнефть Арена» боз сараенда «Минем бизнес» иң зур бушлай эшмәкәрлек форумы ачыла.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте Йортында берничә киңәшмә уздырачак, шулай ук «Минем бизнес» эшкуарлык компетенцияләрен үстерү буенча форум-интенсив эшендә катнашачак. Бу хакта «Татар-информ»га Президентның матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» директорлар советы утырышын үткәрергә планлаштыра. Анда компания эшенең арадаш нәтиҗәләре турында фикер алышу көтелә. Шуннан соң Татарстан Республикасы Президентының эш графигында - кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы утырышы. Утырышның көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән, аларның беренчесе 2019 елның 9 аенда Татарстанның нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган.

Көннең икенче яртысында «Татнефть Арена» боз сараенда «Минем бизнес» иң зур бушлай эшмәкәрлек форумы ачыла. Форум эшендә Рөстәм Миңнехановның катнашуы планлаштырылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10