ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәт инспекторлары кеше гомерен саклап калган

24 октябрь 2019, 03:43 , Фото: Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Әлмәт инспекторлары кеше гомерен саклап калган Инспекторлар ирне кичекмәстән медсанчастька алып бара.

(Әлмәт, 24 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт полиция бүлегенең өлкән лейтенанты Ренат Гайнетдинов һәм өлкән сержант Булат Мортазин Шевченко урамында постта торган вакытта яннарына бер машина туктый. Руль артындагы ир-ат хәле булмау сәбәпле, машинадан чыга алмый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге ир-ат Лениногорск шәһәреннән Әлмәткә үз эшләре буенча килгән була. Юлда чагында үзен начар хис итә башлый һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.

Инспекторлар ирне кичекмәстән медсанчастька алып бара. Табиблар аның кан басымының күтәрелүен ачыклый. Ярдәм алган ир бераз вакыттан соң Лениногорскига кайтып китә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10