ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәт кешесе мошенникларга 700 мең сум акча күчергән

24 октябрь 2019, 09:13 , Фото: архив

Әлмәт кешесе мошенникларга 700 мең сум акча күчергән Шалтыратучы Әлмәт кешесенә элек сатып алынган сыйфатсыз биологик актив өстәмәләр өчен компенсация вәгъдә иткән.

(Әлмәт, 24 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт полиция бүлегенә өлкән яшьтәге ир-ат мөрәҗәгать итеп, мошенниклар корбаны булганын сөйләгән. Ул компенсация алам дип, мошенникларга 700 мең сум акча күчергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Билгесез зат зыян күрүченең өй телефонына шалтыратып, үзләрен Мәскәүнең финанслар өлкәсе хезмәткәткәрләре дип таныштырган.

Шуннан соң шалтыратучы Әлмәт кешесенә элек сатып алынган сыйфатсыз биологик актив өстәмәләр өчен компенсация вәгъдә итә. Тик әлеге акчаларны алу өчен Әлмәт кешесе дәүләт пошлинасын түләргә тиеш булган. Нәтиҗәдә, пенсионер мошенниклар күрсәткән исәп-хисап счетына 700 мең сум акча күчергән.

Ләкин вәгъдә иткән компенсация килмәгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10