ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

КФУның филология институтында Минтимер Шәймиев исемендәге актлар залы ачылачак

23 октябрь 2019, 21:26 , Фото: Салават Камалетдинов

КФУның филология институтында Минтимер Шәймиев исемендәге актлар залы ачылачак Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасындагы актлар залында узган соңгы зур чара - "Татарча диктант".

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Казанда урнашкан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасындагы актлар залы Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев исемен йөртәчәк. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды.

  • КФУның “Tataristica” үзәге ике ел элек биредә татар дөньясы өчен мөһим темаларга актуаль сөйләшүләр башлаган иде. Дискуссияләрнең максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү булды. Аның инициаторы Минтимер Шәймиев иде.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасының актлар залы өченче катта урнашкан. Актлар залы тулысынча яңадан төзекләндереләчәк. Минтимер Шәймиев исемендәге актлар залының рәсми ачылышы кайчан булачагы әлегә билгеле түгел. 

Актлар залында узган соңгы зур чара "Татарча диктант" булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10