ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкортстанда талантлы яшьләргә республика башлыгы грантын бирәчәкләр

23 октябрь 2019, 19:17

Грант дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенә субсидия рәвешендә бирелә.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы музыка, театр, сынлы һем хореография сәнгате өлкәсендә талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен республика башлыгының грантына конкурслы сайлап алу туры үткәрү турында игълан итте. Әлеге документ ведомство сайтында урнаштырылган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Грант дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенә субсидия рәвешендә бирелә.

Конкурска гаризаларны Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать, мәгариф һәм иҗади проектлар бүлеге 2019 елның 28 октябреннән 1 ноябренә кадәр кабул итә.

Өстәмә мәгълүматны 8 (347) 280-87-64 телефоны буенча алырга мөмкин.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10