ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә Минзәлә драма театры гастрольләре «Кыз урлау» премьерасы белән ачылды

23 октябрь 2019, 20:36 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Мәскәүдә Минзәлә драма театры гастрольләре «Кыз урлау» премьерасы белән ачылды
Бүген Минзәлә артистлары Хөсәен Җәвиднең «Иблис» фаҗигасен тәкъдим итә.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры Мәскәүдә Мостай Кәримнең «Кыз урлау» әсәре буенча премьера спектаклен күрсәтте. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гастрольләр һәм спектакль башланыр алдыннан Мәскәү тамашачысына Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Россия Президенты каршындагы Башкортстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Евгений Кравцов, театр директоры Роберт Шәймәрданов һәм башкалар мөрәҗәгать итте.

Эмиль Фәйзуллин Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Равил Әхмәтшин исеменнән театр директоры Роберт Шәймәрдановка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк – картина тапшырды.

Бүген Минзәлә артистлары Гусейн Джавидның «Иблис» фаҗигасен тәкъдим итә. Спектакль «Ел вакыйгасы» категориясендә «Тантана» театр премиясе лауреаты, «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» XVI фестивалендә катнашты һәм дипломант булды.

«Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән күрсәтеләчәк», дип хәбәр итә оештыручылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10