ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Башкортстанның Баймак районында яңа мәчет ачылды

23 октябрь 2019, 17:37 , Фото: muslim.ru

Башкортстанның Баймак районында яңа мәчет ачылды
Мәчет бинасына бураны авылда яшәүче Әхсән Үзәнбаев бүләк иткән.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Баймак районы Гомәр авылында мәчет ачу тантанасы булды. Әлеге чарага Баймак районы имам-хатыйблары һәм күрше төбәкләрнең имам-мөхтәсибләре килгән иде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчет 2016 елда төзелә башлаган. Ул өч елдан соң файдалануга тапшырылган. Аллаһ йорты агачтан төзелгән, мәчет бинасы өчен бураны авылда яшәүче Әхсән Үзәнбаев бүләк иткән. Калган эшләр авыл кешеләренең хәйрия акчасына башкарылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10