ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда яшәүче ир-ат туганын кинодагы кебек үтергән

23 октябрь 2019, 17:13

46 яшьлек ир-атка «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Кама Аланы бистәсендә яшәүче 46 яшьлек ир-ат кинодагы күренешне кабатлаган һәм икетуган энесен үтергән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Узган шимбәдә, 19 октябрьдә Кама Аланында яшәүче 46 яшьлек ир-ат 45 яшьлек туганы белән спиртлы эчемлекләр эчкән һәм кино караган. Энесе абыйсының кинодагы кебек үтерә алмавын әйткән. Ә тегесе исә пычак алып, боевиктагы хәлне кабатларга булган – туганының эченә чәнчегән. Аннары йокларга яткан.

Йоклап торгач, абыйсы туганының үлгәнлеген күргән. Ул ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырган. Ир-атны тоткарлаганнар. Аңа «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул тикшерү вакытында сак астында булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10