ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда балаларда остеохондроз авыруын хирургик ысул белән дәвалый башладылар

23 октябрь 2019, 17:56 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казанда балаларда остеохондроз авыруын хирургик ысул белән дәвалый башладылар Операция өчен коралларны хәйрия программасы белән бүлеп бирелгән акчага сатып алганнар.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Балалар республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегендә умыртка баганасының L4 һәм L5 тамырчыклары компрессиясе белән бил бүлегенең остеохондрозын дәвалау буенча беренче операцияләр ясалды. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Операцияләрне Татарстаннан 15 һәм 16 яшьлек яшүсмерләргә ясаганнар.

Мондый оператив гамәлләр ВТБ банкының «Күз яшьләрсез дөнья» хәйрия программасы белән бүлеп бирелгән акчага хирургия инструментарие сатып алынганнан соң мөмкин булды. Элек мондый диагнозлы пациентларга операцияләр өлкәннәр өчен медицина учреждениеләрендә ясалдылар, диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10