ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкортстанда «Йәшлек-шоу—2019» яшьләр фестиваленә гаризалар кабул ителә

23 октябрь 2019, 16:40

Анда 16-27 яшьлек эстрада башкаручылары — төркемнәр һәм солистлар катнаша ала.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда «Йәшлек-шоу — 2019» республика яшьләр фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Быел фестиваль янә иң актив, иң иҗади яшьләрне берләштерәчәк һәм иң киңкүләмле һәм истә калырлык булыр дип көтелә. Бу турыда Республика халык иҗаты үзәге матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

Анда 16-27 яшьлек эстрада башкаручылары — төркемнәр һәм солистлар катнаша ала. Гаризалар 30 октябрьгә кадәр фестивальнең рәсми почтасына (yashlek.show2019@gmail.com) кабул ителә.

Гаризада «тере» тавыш белән башкорт телендәге җырлар яздырылган видео (ВК яки YouTube видеосылтамасы); анкета; югары сыйфатта өч фотография һәм башкорт телендә язылган әзер җыр булырга тиеш. Мәҗбүри шарт - моңарчы башкарылмаган яңа җыр булырга тиеш.

Оештыручыларның командасы иң яхшыларны Уфада тыңлауларга чакыра. Финалистларның ВКонтакте социаль челтәрендә тамашачылар тавыш бирү юлы белән сайланачак.

«Йәшлек шоу-2019» гала-концерты 14 ноябрьдә узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10