ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Беренче пилотсыз локомотивлар «Россия тимер юллары» паркында пәйда булды

23 октябрь 2019, 16:07

Ясалма интеллект системасы белән җиһазландырылган пилотсыз поездлар теләсә кайсы һава торышы вакытында һәм хәтта карлы юлларда да эшли алачак.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). «Россия тимер юллары» компаниясе беренче пилотсыз маневр локомотивларын алды, хәзер алар сынау уза. Бу хакта Cognitive Technologies компаниясе президенты Ольга Ускова Sputnik радиосына хәбәр итте. Компания транспорт чаралары белән идарә итә торган ясалма интеллект системасын булдыра.

«Без «Россия тимер юллары»на беренче пилотсыз маневр локомотивларын тапшырдык. Безнең карарның уникальлеге шунда ки, пилотсыз технологияләр теләсә кайсы һава торышында, хәтта кар көртләре һәм светофорлар булган юлларда да эшли. Бу математиканың дөньяда беркайда да булмаган бик югары дәрәҗәсе», – диде Ольга Ускова.

Компания җитәкчесе сүзләренчә, яңа техниканы сынаулар Siemens компаниясен эшләүчеләрне борчый.

«Алар пилотсыз локомотивларның ничек йөрүен күрсәтергә сорадылар инде. Швейцариянең Stadler компаниясе шулай ук күрсәтмә сорады. Siemens берничә тапкыр безнең рельсларга пилотсыз локомотивлары белән керергә тырышса да, аларның математикасының көче җитеп бетми», – дип аңлатты Ольга Ускова.

Ул ачыклаганча, Россиядә ясалма интеллект эшенең аерым алгоритмнарын таләп итә торган катлаулы һава шартлары.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10