ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Полицейскийлар Казанда пенсионерларны талаган Алтай багучысын тоткарлаган

23 октябрь 2019, 15:44

23 яшьлек ханым бозымны бетерергә вәгъдә иткән, чистарту йолаларын оештырган һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең фатирларын талаган.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Полицейскийлар Казанда пенсионерларны талаган Алтайдан килгән 23 яшьлек багучыны тоткарлаган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Октябрь башында Казанда яшәүче 81 яшьлек ир полициягә мөрәҗәгать иткән. Пенсионер аның өенә бер кыз килеп, чистарыну йоласын үткәргәнлеге турында сөйләгән.

Мошенник ханым ир-атны тискәре көчләрне юк итәргә, акчаларны һәм фатирны бозымнан чистартырга кирәк, дип ышандырды. Моның өчен аферист ханым шәмнәр яндырган һәм догалар укып, фатир буйлап йөргән. Шуннан соң ул пенсионерга башын юарга кушкан, ә үзе торак белән танышуын дәвам иткән. Ритуал азагында ул ир-атка шәмнәр тапшырган һәм аларны сакларга кушкан.

Пенсионер бу ханымны озаткач, 56 мең сум югалуын ачыклый. Әлеге факт буенча «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Полицейскийлар аның башка шундый ук җинаятьләрдә катнашуын ачыклаган – гомумән алганда, Казан пенсионерлары бозымны чыгарган өчен 200 мең сумнан артык акча биргән.

Шикләнелгән 23 яшьлек хатынны тоткарлаганнар. Хатын потенциаль корбаннары белән йә урамда танышуын, йә өйләренә баруын таныган.

Алтайда яшәүчене тикшерү изоляторына урнаштырганнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10