ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Җәббаров «Danone Россия» генераль директорына Президенттан Рәхмәт хаты тапшырды

23 октябрь 2019, 15:24

Очрашуда сөт эшкәртү өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров «Danone Россия» компаниясе генераль директорына Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

22 октябрьдә Мәскәүдә Марат Җәббаров «Danone Россия» компаниясе генераль директоры, Россия, БДБ, Төркия һәм Якын Көнчыгыштагы сөт продуктлары бүлекчәсе вице-президенты Чарли Каппетти белән очрашты.

«ТР Премьер-министры урынбасары Чарли Каппеттига Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырды һәм компания җитәкчелеген алга таба хезмәттәшлекнең барлык аспектлары турында җентекләп сөйләшү өчен Казанга чакырды», – диделәр профильле министрлык матбугат хезмәтендә.

Республика аграр ведомствосы мәгълүматлары буенча, Danone компаниясе составына 16 завод керә, шул исәптән «Данон Россия» акционерлык җәмгыятенең Казанда филиалы «Эдельвейс» сөт комбинаты. Республика территориясендә сөт комбинаты тәүлегенә 90-130 тонна чимал сатып ала (сезонга һәм ихтыяҗга карап), алты авыл хуҗалыгы предприятиесе белән даими нигездә эшли.

Очрашуда үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, Татарстан сөт җитештерү һәм сату буенча Россия төбәкләре арасында лидерларның берсе булып тора. «Республикада аны эшкәртү һәм башка регионнарга һәм илләргә нәкъ менә әзер продукция белән тәэмин итү төбәктә өстәмә бәя калдырырга мөмкинлек бирә», – диде Марат Җәббаров.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10