ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда Сәламәтлек саклау министрлыгының эшчәнлек юнәлешләре сайланачак

23 октябрь 2019, 16:33 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстанда Сәламәтлек саклау министрлыгының эшчәнлек юнәлешләре сайланачак
 Озакламый ведомство сайтында республика халкы өчен онлайн-тавыш бирү ачылачак.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанда яшәүчеләр 2020 елда сәламәтлек саклау министрлыгы ни белән шөгыльләнергә тиешлеген үзләре сайлаячак. Якын көннәрдә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында онлайн-тавыш бирү ачыла.

Бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет катнашучылары киләсе елга хастаханәләр, поликлиникалар һәм ведомствоның үзе өчен 20 мөһим үсеш юнәлешен формалаштырды.

Аерым алганда, Иҗтимагый совет кабул итүгә электрон рәвештә язылучы пациентлар өлешен шактый арттырырга тәкъдим итә. Әмма Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына башта электрон системаның өзеклекләр һәм тулы куәтенә эшләүгә бәйле проблемаларын хәл итәргә туры киләчәк.

«Проблемалар бар, риза. Бүген электрон язылу системасын җайга салу бурычы тора. Төп проблема - күп кеше табибка языла һәм килми. Система шыгрым тулы дигән тәэсир туа. Без моны эшлибез. Системаны булдыручыларга сораулар бар», - диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10