ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”ның гамәлгә куючылар составы үзгәрде

23 октябрь 2019, 14:24

Газеталарның гамәлгә куючылар составларына депутатлар Айрат Зарипов, Илшат Әминов, Алексей Созинов кертелә.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталарының гамәлгә куючылар составы үзгәрде. Бу хакта бүген VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында билгеле булды.

Депутатлар “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталарының эшчәнлеген камилләштерү һәм эш нәтиҗәлелеген арттыру турында” 2009 елның 22 апрелендәге Дәүләт Советы карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады.

“Парламентның яңа чакырылышы сайлануы, депутатлар корпусындагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, безгә рус һәм татар телләрендәге газеталарның гамәлгә куючылар составын үзгәртү турында закон проектын карарга кирәк”, - диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул газеталарның гамәлгә куючылар составларына депутатлар Айрат Зарипов, Илшат Әминов, Алексей Созинов кертелүен әйтте. Алар моңа кадәр составта булган Римма Ратникова, Разил Вәлиев, Анастасия Исаева урынына билгеләнә. “Депутатлар риза, аларның бу эшкә кызыксынуы бар”, - диде парламент башлыгы.

Шул рәвешле, газеталарның гамәлгә куючылар составларына Дәүләт Советыннан түбәндәгеләр кертелә: мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, депутат, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, депутат, КДМУ ректоры Алексей Созинов, ТР Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе башлыгы урынбасары – социаль законнар бүлеге мөдире Дамир Мәхмүтов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10