ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Фәрит Мөхәммәтшин: Бюджет киеренке булса да, социаль юнәлешен югалтмады

23 октябрь 2019, 13:26 , Фото: tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин: Бюджет киеренке булса да, социаль юнәлешен югалтмады Бюджет турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары “2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында”гы закон проектын карады. “Бюджет киеренке булса да, социаль юнәлешен югалтмады”, - дип йомгак ясады парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

2020 елда республика бюджеты керемнәре 264,8 млрд сум, чыгымнар 267,96 млрд сум, дефицит 3,1 млрд сум күләмендә билгеләнгән. Киләсе елда социаль өлкә чыгымнары гомуми чыгымнарның 70 процентын тәшкил итәчәк.

Четвертое заседание Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва

Финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, 2020 елда, фаразлар буенча, республика бюджетына керемгә салым 100 млрд сум күләмендә дип фаразлана. Консолидацияләнгән бюджетның салым булмаган керемнәре 2020 елда 11,7 млрд сум тәшкил итәчәк, республика бюджетына – 7,6 млрд сум. Бу җир һәм милекне сату, арендага бирүдән керем, штрафлар, экологик түләүләр һәм башкалар.

Федераль бюджеттан республика казнасына 31,3 млрд сум акча юнәлдерелергә тиеш. Радик Гайзатуллин әйтүенчә, 2020 елда консолидацияләнгән бюджетта социаль чыгымнар 5,7 процентка артачак. Иң күп өлеше мәгарифкә – 96, 5 млрд сум (республика казнасыннан – 67 млрд сум). Сәламәтлек саклау тармагына киләсе елда 78,4 млрд сум (шул исәптән республика бюджетыннан – 29,7 млрд сум) акча юнәлдереләчәк.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин 2020 елда дәүләт программаларын финанслау артачагын әйтте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бюджет турында закон проектын “киеренке, гади түгел” дип бәяләде. “Алда әле зур эш көтә. Чыгымнар өлешен генә түгел, керем өлешенә дә анализ ясарга кирәк. Керем өлешен арттыру буенча тәкъдимнәр кермәде диярлек”, - диде.

Четвертое заседание Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва

Депутатлар бюджет дефициты нинди чыганаклар хисабына капланачагын сорады. Министр ел башына калган акча хисабына тулысынча капланачагын әйтте. Шулай ук, “Безнең ишегалды” программасына күпме акча каралганы белән кызыксындылар. Закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Икенче укылышка кадәр, төзәтмәләр 3 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10