ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Киләсе елда дәүләт программаларын финанслау 13,4 процентка арта

23 октябрь 2019, 13:04 , Фото: архив tatarstan.ru

Киләсе елда дәүләт программаларын финанслау 13,4 процентка арта Киләсе елда 2 меңнән артык объектта төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре башкарылачак.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Татарстанда 30 дәүләт программасы гамәлгә ашырылачак. Аларны финанслау өчен 243,9 млрд сум акча бирелә, бу 2019 елда дәүләт программаларына каралган акчадан 13,4 процентка күбрәк. Бу хакта VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин әйтте.

“Дәүләт максатчан программаларны гамәлгә ашыру аша бюджет чыгымнары нәтиҗәлелеген арттыру каралган. Бу максатларга бюджет чыгымнарының 90 проценттан артыгы юнәлдерелә”, - диде ул.

Якунин әйтүенчә, алдагы өч елга бюджет проектында социаль-мәдәни өлкәне финанслау хезмәт хакы арту, инфляция исәбе белән арттырылган. Республика бюджетында 161 млрд сум күләмендә акча каралган.

Комитет рәисе 2020 елга социаль өлкәдә өч яшькә кадәр балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү, хастаханәләрнең стационар биналарына, җәйге лагерьларга, тулай торакларга ремонт уздыру чараларына өстенлек биреләчәген әйтте. Киләсе елда 2 меңнән артык объектта төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре башкарылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10