ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Фәрит Абдулганиев депутатларга сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген сөйләде

23 октябрь 2019, 11:14 , Фото: архив tatarstan.ru

Фәрит Абдулганиев депутатларга сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген сөйләде 2020-2024 елларда Татарстанда икътисад үсеше 102-103,3 процент булыр дип фаразлана.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында икътисад министры Фәрит Абдулганиев сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген аңлатты. Аның чыгышы Татарстанның 2020-2024 елларга социаль-икътисади үсешенә фаразларга багышланган иде.

Сәнәгать парклары эше нәтиҗәлелеге турында парламент депутаты Камил Нугаев кызыксынды. “Сәнәгать парклары буенча тыгыз эшлибез, бүген аларның саны - 91. Россия Федерациясе сәнәгать паркларының 10 проценты, резидентларның 30 проценты Татарстанда тупланган. Атналык киңәшмәләрдә без нәтиҗәлелеген карап барабыз”, - диде Фәрит Абдулганиев.

2019 елның беренче яртыеллыгында сәнәгать парклары резидентлары саны 4 процентка, мәшгульләр саны 5 процентка, җитештерелгән продукция 10 процентка, салымнар 25 процентка арткан. “Бу юнәлеш нәтиҗәле дип саныйбыз”, - ди министр. Ул федераль илкүләм проект кысаларында, паркларның инфраструктураларына 1 млрд сум җәлеп ителгәнен әйтте.

Фәрит Абдулганиев докладында быел гыйнвар-август айларында тулай төбәк продукт күләме 1 трлн 617,6 млрд сум тәшкил иткәнен, үсеш темпы 100,8 процент булуын хәбәр итте. 2019 ел буенча 2 трлн 552 млрд сум булыр дип көтелә. Сәнәгатьтә җитештерү 2 трлн 102 млрд сумнан гыйбарәт.

Министр сүзләренчә, 2020-2024 елларда икътисад үсеше 102-103,3 процент булыр дип фаразлана. Ул республиканың әйдәп баручы заводларында ниятләнгән эшләр турында хисап ясады. Геосәяси киеренкелек, валюта курсында тотрыксызлыклар максатка ирешүдә комачауламасын өчен тырышырга кирәклеген искәртте.

Бүген депутатлар “2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында”гы закон проектын беренче укылышта карый. Документ буенча профильле комитетларда, киңәшмәләрдә һәм парламент тыңлауларында фикер алышу булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10