ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан Дәүләт Советы утырышы Әнәс Исхаковны искә алудан башланды

23 октябрь 2019, 10:25 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан Дәүләт Советы утырышы Әнәс Исхаковны искә алудан башланды Фәрит Мөхәммәтшин Азнакайның элекке башлыгы Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш керткәнен билгеләп узды.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышы Азнакайның элекке башлыгы Әнәс Исхаковны искә алудан башланды.

“21 октябрьдә 75нче яшендә Әнәс Гатуф улы Исхаков вафат булды. Ул Азнакай халык депутатлары берләшкән советы рәисе, 1992 елдан 2005 елга кадәр Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы, уникенче чакырылыш ТР Югары Советы депутаты, беренче һәм икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты”, - диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Әнәс Гатуф улының Азнакай районы, шәһәре һәм, тулаем, Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш керткәнен билгеләп узды. “2004 елда аңа Азнакайның мактаулы гражданины исеме бирелде. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгелеккә сакланыр. Аны бер минут тынлык белән искә алуны сорыйм”, - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырышның көн тәртибенә 25 мәсьәлә кертелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10