ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Смартфоннар аша акча урлауның яңа ысулы барлыкка килгән

23 октябрь 2019, 10:54

Җинаятьчеләр онлайн бакка читтән керү программасыннан файдалана.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Кибералдакчылар, банк клиентлары смартфоннарына читтән керү программасын урнаштырып, акчаларын урлый башлаган. Шул турыда Мәскәүдә узган «Ачык инновацияләр» халыкара форумында Group-IB компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Илья Сачков сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Җинаятьчеләр кешеләрне кесә телефонына гаджетка керү мөмкинлеген тәэмин итүче программа урнаштырырга үгетли, дип аңлатты ул.

Сачков сүзләренчә, «әлеге төр мошенниклык буенча зыянның уртача күләме зур банк өчен 6-10 млн сум тәшкил итәргә мөмкин».

Шул ук вакытта ярты ел дәвамында Secure Bank системасы ай саен физик затлар счетларыннан ерактан торып керү программасы аша акча алырга тырышуның меңнән артык омтылышын терки, дип өстәде белгеч.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10