ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда уртача хезмәт хакы 36,1 мең сумнан артып киткән

23 октябрь 2019, 10:09 , Фото: архив

Татарстанда уртача хезмәт хакы 36,1 мең сумнан артып киткән Узган ел белән чагыштырганда, үсеш 5,4 процент тәшкил иткән.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). 2019 елның беренче сигез аенда Татарстанда предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең, кече эшмәкәрлек субъектларын да кертеп, уртача хезмәт хакы 36 мең 112,7 сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

2018 елның гыйнвар-август айлары белән чагыштырганда, уртача хезмәт хакы 5,4 процентка арткан.

Шул ук вакытта республикада «реаль хезмәт хакы (товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә куллану бәяләре индексын исәпкә алып исәпләнгән)» 0,8 процентка арткан.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Росстатта агымдагы елның III кварталы өчен еллык исәпләүдә россиялеләрнең реаль керемнәре өч процентка артуы турында сөйләгәннәрен хәбәр иткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10