ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Миңнеханов Дәүләт Советы утырышында бюджет турында фикер алышуда катнаша

23 октябрь 2019, 09:24 , Фото: архив/Владимир Васильев

Миңнеханов Дәүләт Советы утырышында бюджет турында фикер алышуда катнаша VI чакырылыш республика парламентының дүртенче утырышы көн тәртибенә барлыгы 19 мәсьәлә кертелгән.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышы узачак. Төп мәсьәлә «2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында»гы закон проектын беренче укылышта карау булачак. Утырышта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.

«Гадәттәгечә октябрь - киләсе елга Татарстан бюджетлары һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды турындагы закон проектларын беренче укылышта карау ае. Бу закон проектлары барлык комитет утырышларында, зона киңәшмәләрендә һәм парламент тыңлауларында җентекләп каралды», – диде Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Утырышның көн тәртибенә барлыгы 19 мәсьәлә, шул исәптән биш федераль закон проекты кертелгән.

Беренче укылышта Татарстан Экология кодексына һәм «Татарстан Дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында», «Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында», «Татарстанда шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында», «Наркомания һәм токсикоманияне профилактикалау турында», «Татарстан Конституция суды турында» һәм «Татарстан җәмәгать судьялары турында»гы республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары каралачак.

Икенче укылышта депутатлар «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында»гы законга үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проекты хакында фикер алышачак.

Моннан тыш, парламентарийлар «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталарын гамәлгә куючылар составына үзгәрешләр кертү белән бәйле мәсьәләне караячак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10