ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Ульяновскиның Зирекле Куак авылында урта мәктәпнең илле еллыгын билгеләп үттеләр

23 октябрь 2019, 03:19

Мәктәп укучылары спорт буенча ярышларда hәрвакыт зур уңышларга ирешә.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылында урта мәктәпнең яңа бинасы ачылуына быел 50 ел булды. Совет чорында төзелгән мәктәп бүген дә уңышлы гына эшли. Бу турыда "Өмет " газетасы хәбәр итә.

Алтмышынчы еллар уртасында Фрунзе исемендәге күмәк хуҗалык рәисе Вазыйх абый Хасәнов белән колхозның партия оешмасы секретаре Җават Нәбиулла улы Хафиятуллов авылыбызда мәктәпнең агач бинасы урынына кирпечтән яңа мәктәп салуда ярдәм күрсәтүләрен сорап Ульяновск өлкә партия комитетына хат белән мөрәҗәгать итәләр. Аннары аларның хатлары Мәскәүгә хәтле барып җитә.

Бик күп киртәләрне җиңеп чыкканнан соң, 1966 елда, ниhаять, авылда яңа мәктәп бинасы төзергә рөхсәт иттеләр, дип сөйли иде әтием. Шул елларда директор вазыйфасын үтәүче Сәет Ганиев өлкәдән яңа мәктәпнең проектын алып кайту бәхетенә ирешә. 

Ул елларда укучылар бакча эшләре белән актив шөгыльләнделәр, күп итеп яшелчәләр үстерделәр. Шул елларда мәгариф учагында чисталык hәм пөхтәлек булдыру өчен тырышкан Хөснә Абзамилова, Сәлимә Каюмова белән Наҗия Сөнгатуллованы да искә алып үтми мөмкин түгел. 

Бүген мәктәпкә Вәсилә Сафина җитәкчелек итә. Балалар саны аз булса да, яраткан мәктәбебез гөрләп яши әле. Укучылар спорт буенча ярышларда hәрвакыт зур уңышларга ирешә.

Озак еллар башлангыч сыйныф балаларына төпле белем биргән Мгаззәмә Шайдуллова белән Рауза Низаметдиновага һ.б.  укучылары мең рәхмәтле. Туган телгә, милли гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү максатында күп көч куйган Әсма Гиматдинова да олы ихтирамга лаек педагог.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10