ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Артем Хохорин Бөгелмә районы полиция бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте

22 октябрь 2019, 23:43 , Фото: Оксана Гайсина

Артем Хохорин Бөгелмә районы полиция бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте Илдар Шакиров Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеген җитәкләгән иде.

(Бөгелмә, 22 октябрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Агымдагы елның 21 октябрендә Татарстан буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Ул - полиция подполковнигы Илдар Шакиров.

Илдар Шакиров Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеген җитәкләгән иде.

Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, яңа билгеләнгән җитәкченең төрле бүлекчәләрдә, шул исәптән җитәкче вазифаларда да зур эш тәҗрибәсе бар.

 

Шакиров Илдар Хәлил улы-полиция подполковнигы, Бөгелмә шәһәрендә туган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга махсус урта милиция мәктәбен һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган.

 

Гаиләле. Өч ул тәрбияли. Өченче дәрәҗә «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале һәм "Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен" күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10