ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Галимнәр ракның нык торучанлык сәбәбен ачыклаган

22 октябрь 2019, 20:48

Яман шеш күзәнәкләре мембраннарында липидларны оксидлаштыруга комачаулаучы тагын бер фермент табылды.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Яман шеш күзәнәкләрен химиотерапия йогынтысына каршы килми торган кушылмалар билгеләнде. Бу хакта MedicalXpress порталына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Халыкара тикшеренүчеләр төркеме күзәнәкләрнең ферроптозга тотрыклылыгы феноменын өйрәнде. Алар мембрана составында липидлар оксидлашу аркасында һәлак була. Онкологик авыруларның күп кенә формалары вакыт узу белән бу процессны булдырмый торган механизмнар эшләп чыгара.
Гадәттә, яман шеш күзәнәкләренә антиоксидант фермент буларак глутатионперксидаза-4 (GPX4) булыша. Тик аны блокировкалау препаратларын кулланганда да еш кына тиешле нәтиҗә китерми.

Галимнәр липидларның оксидлашуына комачаулый торган – FSP1 молекуласы яңа кушылмасын таба алган. Үз чиратында, аны эшләп чыгаруны тагын бер фермент– N-миристоилтрансфераза (NMT) тәэмин итә. Шулай итеп, яман шешнең авыр бирелүче химеотерапия формаларын дәвалау өчен NMT тәэсирен киметә торган препарат кирәк.

«< ... > FSP1, GPX4, NMT яки барлык өч комбинация нигезендә ферроптозны стимуллаштыра торган дәвалау ысуллары киләчәктә клиник куллану өчен зур потенциалга ия», – дип белдерде эш авторларының берсе Андреа Гойя Грочин.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек табиблар картаюның яман шеш үсешенә ничек комачауларга мөмкин икәнлеген белгәнлекләрен хәбәр иткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10