ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Гимназиягә корал белән килгән Казан укучысын суд мәҗбүри дәвалануга озаткан

22 октябрь 2019, 18:29

13 майда егет класска керә, укытучы өстәле артына утыра һәм кулына пычак белән пневматик пистолет ала.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Яңа Савин район суды Казанның 7нче гимназиясе укучысы эше буенча карар чыгарды. Ул уку йортына пычак һәм пневматик пистолет белән килгән иде. Бу хакта «Татар-информ»га процесста катнашучылардан билгеле булды.

Тикшерү судка егетне табиб-психиатрда мәҗбүри дәвалануга җибәрү үтенече белән мөрәҗәгать иткән, ә прокуратура үтенечне хуплаган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, 13 майда егет класска кереп, укытучы өстәле артына утырган һәм корал алган. Укучы бернинди таләпләр дә куймаган, ә тиздән аны полицейскийлар тоткарлаган.

Әлеге факт буенча законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү турында җинаять эше кузгатылган. Кулга алыну белән егетне СИЗОга җибәрәләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10