ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвен торгызу эшләре финиш сызыгына чыкты

22 октябрь 2019, 17:49

Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвен торгызу эшләре финиш сызыгына чыкты
 Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы чиркәвен торгызу буенча киңәшмә уздырды.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвен торгызу эшләре финиш сызыгына чыкты. Хәзерге вакытта төзүчеләрнең төп көчләре чиркәүнең Югары һәм Мәгарә гыйбадәтханәләренең эчке интерьерын эшләүгә юнәлдереләчәк. Бу хакта төзелеш эшләре урынында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үткәргән киңәшмәдә әйтелде.

Рабочее совещание по воссозданию Собора Казанской иконы Божьей матери

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Минтимер Шәймиев проект һәм төзелеш эшләренең барышы белән танышты. «МНРХУ» АҖ рәссам-реставраторы Валерий Косушкин киңәшмәдә катнашучыларга Мәгарә гыйбадәтханәсенең сакланып калган рәсемен реставрацияләү нәтиҗәләрен тәкъдим итте. «Идел буе археологиясе» ҖЧҖ директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Андрей Старков һәм«Музей проектлау үзәге» ҖЧҖ вәкиле Игорь Григорьев Мәгарә гыйбадәтханәсенең эчке бизәлеше һәм музейфикациясенең төп элементларын күрсәтте», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Рабочее совещание по воссозданию Собора Казанской иконы Божьей матери

Шәймиевкә гыйбадәтханә комплексында булганда, шулай ук, Маргарита православие монастыре монах хатын-кызлары җирләнгән урында куелган язма тактаны күрсәттеләр. Аннары киңәшмәдә катнашучылар гыйбадәтханә территориясен төзекләндерүне тәмамлау белән бәйле кайбер мәсьәләләр турында фикер алышты.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10