ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»гә социаль челтәрләрдә эшне көчәйтергә кушты

22 октябрь 2019, 17:04

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе «МедиаВолга» төбәкара семинарын ачуда катнашты.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Социаль-икътисади бурычларны хәл итү һәм сайлаучылар белән актив диалог алып бару сәяси кампаниянең уңышлы нигезе булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «МедиаВолга» төбәкара семинар ачылышында белдерде.

«Кеше социаль челтәрләрдә үзләре өчен абруйлы кешеләрнең мәгълүматы, фикерләре белән көннән – көн ныграк «туклана». Бу аның төрле дәрәҗәдәге хакимиятләргә, шул исәптән без тәкъдим иткән партиягә мөнәсәбәтен формалаштыруга ярдәм итә», - диде Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе теләсә кайсы сәяси кампаниянең уңышы социаль-икътисади бурычларны нәтиҗәле хәл итү һәм сайлаучылар белән актив диалог алып бару белән бәйле, диде. Фәрит Мөхәммәтшин VI чакырылыш республика парламентына сайлаулар вакытында «Бердәм Россия» әгъзалары тарафыннан республика халкы белән күп санлы очрашулар уздырылуын искәртте.

«Без «Минем депутат» онлайн-сервисын эшләтеп җибәрдек, анда 8,5 меңнән артык мөрәҗәгать керде. Хәзер ул депутатларның республика халкы белән гамәлдәге даими хезмәттәшлеге каналы булачак», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты башлыгы семинарда ясаган чыгышында төбәк икътисадын цифрлаштыру турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, республикада яшәүчеләрнең 80 проценты дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә куллана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10