ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда Халыклар бердәмлеге көнендә Идел буйлап круиз уйнатыла

22 октябрь 2019, 16:38

Чарага керү чакыру билетлары буенча булачак. Концерт кичке сәгать бишкә планлаштырылган.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 4 ноябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «МИР» радиосыннан «Танцемания» музыкаль бәйрәм чарасы узачак. Сәхнәгә «Burito» һәм «Винтаж» музыкаль төркемнәре, Россия диджее һәм DJ Groove музыканты чыгачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Бәйрәм барышында алып баручылар Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тематик викторина уздырачаклар һәм призлар тапшырачаклар. Төп приз - дүрт палубалы теплоходта Идел елгасы буйлап круиз булачак. Шулай ук бәйрәм кунаклары Россия һава йөзү федерациясе вице-президенты Иван Меняйло җитәкчелегендәге аэростат бортында оча алачак.

«МИР» радиосыннан «Танцемания»не «Мир»дәүләтара телерадиокомпаниясе «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә оештыра.

Чарага керү чакыру билетлары буенча булачак. Концерт кичке сәгать бишкә планлаштырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10