ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әйләнеп капланган фура турында ялган видео телеграмда таралган

22 октябрь 2019, 16:19 , Фото: скриншот видео из соц сетей

Әйләнеп капланган фура турында ялган видео телеграмда таралган Яңалык авторлары моның бүген көндез Казанда Аккош күле янында булуын расладылар.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Телеграм каналында һәлакәттә әйләнеп капланган фура турында ялган видео чыкты. Фейк хәбәрне бүген «Татарстанга барам» таратты.

Юл-транспорт һәлакәтендә тәгәрмәче шартлап, юл киртәсен җимереп, үзе ян ягына ауган һәм юлның бер өлешен каплаган фура видеосы басылып чыккан. Авторлар бу хәл бүген көндез Казанда Аккош күле янында булды, дип расладылар.

«Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, мондый авария бүген дә, башка көннәрдә дә Казанда булмаган.

Ачыкланганча, әлеге видео ике ел элек төшерелгән һәм аның Татарстанга бернинди мөнәсәбәте юк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10