ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Беренче сыйныф укучысының авызын скотч белән ябыштырган укытучы җәза алды

22 октябрь 2019, 16:00 , Фото: Эльвира Мухаметдинова

Беренче сыйныф укучысының авызын скотч белән ябыштырган укытучы җәза алды Балалар омбудсмены шәһәр мәктәпләренең берсендә булган хәлләрнең нәтиҗәләре турында сөйләде.

(Чаллы, 22 октябрь, Эльвира Мөхәммәтдинова). Беренче сыйныф укучысының авызын скотч белән ябыштырган укытучы җәза алды. Бу хакта журналистларга Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте.

«Бу хәл расланды — укытучы, чыннан да, беренче сыйныф укучысының авызын скотч белән ябыштырган. Ул бер балага карата булган. Әлеге гамәле өчен укытучы җәза алган: башта аңа кисәтү ясаганнар, аннары шелтә белдергәннәр. Шуннан соң укытучы үз теләге белән эштән китү турында гариза биргән, ул канәгатьләндерелергә мөмкин», - дип сөйләде балалар омбудсмены.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10