ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Металл тапшыручылар эшен күзәтү өчен цифрлы платформа булдырылган

22 октябрь 2019, 15:07 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Металл тапшыручылар эшен күзәтү өчен цифрлы платформа булдырылган Әлеге платформа төзелә торган килешүләрне, акча әйләнеше буенча бухгалтер, финанс, салым контролен автоматик режимда алып барырга мөмкинлек бирә.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел октябрь аеннан Татарстанның Икътисад министрлыгы металл эшкәртү өлкәсендә акча белән бәйле операцияләрне күзәтергә мөмкинлек бирүче цифрлы платформа керткән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның икътисад министры Фәрит Абдулганиев сөйләде.

Икътисад министрлыгы икенчел металл чималын әзерләү өлкәсендә эшләүче кече һәм урта бизнес субъектларын “Сатулар белән идарә итү үзәге” цифрлы платформасына тоташтыру буенча сынау уздыра. Бу платформада Татарстанда металл әйләнеше өлкәсендә төзелгән килешүләр буенча мәгълүмат туплана.

“Әлеге платформа төзелә торган килешүләрне, акча әйләнеше буенча бухгалтер, финанс, салым контролен автоматик режимда алып барырга мөмкинлек бирә. Платформа, бизнесның кәгазь акчасыз хисаплашу өчен шундый заманча технологиягә ихтыяҗыннан чыгып булдырылды”, - диде Фәрит Абдулганиев.

Әлеге алым металл чималын эшкәртү секторының нәтиҗәлелеген, аңа ышанычны арттырыр, криминаль ысуллар белән җитештерелә торган чималны әйләнештән чыгарырга мөмкинлек бирер дип көтелә.

Министр сүзләренчә, бу платформа үзмәшгульләр белән эштә үтә күренмәлелекне дә тәэмин итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10