ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин Татарстан һәм Бавария хезмәттәшлегенең төп юнәлешләрен билгеләде

22 октябрь 2019, 13:19 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин Татарстан һәм Бавария хезмәттәшлегенең төп юнәлешләрен билгеләде ТР Премьер-министры Татарстан Хөкүмәте йортында Бавария делегациясен кабул итте.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанга халыкара эшлекле форумда катнашу өчен килгән Бавария делегациясе әгъзалары белән очрашты. Делегацияне Бавариянең икътисад, төбәк үсеше һәм энергетика министры Хуберт Айвангер җитәкли. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алексей Песошин кунакларга Татарстанның икътисади потенциалы хакында сөйләде, шулай ук хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләрен билгеләде.

Встреча с Министром экономики, регионального развития и энергетики Баварии Хубертом Айвангером

«Биредә «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисади зоналарына потенциаль резидентларны җәлеп итүне, Татарстанның башка инвестицион мәйданчыкларын билгеләп үтәргә кирәк. Без Бавария белән авыл хуҗалыгы, төзелеш, энергия саклау технологияләре, сәламәтлек саклау, фармацевтика, мәдәният, фән, мәгариф, спорт һәм туризм өлкәләрендәге хезмәттәшлекне үстерүгә карата кызыксыну белдерәбез», - диде Песошин.

Үз чиратында, Хуберт Айвангер Бавария һәм Татарстан икътисадының структурасында охшашлыклар булуын билгеләп үтте. Машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгы аның мөһим өлеше булып тора. «Безнең төбәкләрне стратегик үсеш адымнары буенча да чагыштырып карарга мөмкин. Бүген барысы да икътисадны цифрлаштыру, робот техникасы, 4.0 сәнәгате хакында сөйли. Без халыкара базарда көндәшлекне саклап калу өчен әлеге өлкәләрне үстерергә тиешбез», - дип ачыклык кертте икътисад, төбәк үсеше һәм энергетика министры.

Встреча с Министром экономики, регионального развития и энергетики Баварии Хубертом Айвангером

«Татарстан – Бавария» икътисади форумы бүген «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында уза. Аның программасы, Германия партнерлары белән уңышлы хезмәттәшлекне мисал итеп китереп, Татарстанның инвестицион-сәнәгый потенциалын тәкъдим итүне дә үз эченә ала. Татарстан ягыннан форумда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, рәсми затлар, республика сәнәгать предприятиеләре һәм югары уку йортлары вәкилләре катнаша.

  • 2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Германия арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 774,2 миллион АКШ доллары тәшкил иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10