ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Кариев театры яңа спектаклен кием элгечләре янында уйнаячак

22 октябрь 2019, 14:10 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Кариев театры яңа спектаклен кием элгечләре янында уйнаячак “Сәлам, Актәпи!” спектакленең премьерасы 26, 27 октябрь көннәрендә булачак.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры яңа спектаклен театр гардеробында уйнаячак. Бүген театр вәкилләре тамашачысына матбугат аша “Сәлам, Актәпи!” премьерасы турында мәгълүмат бирде.

“Сәлам, Актәпи!” спектакленең эскизы “TAMGA” I режиссерлык лабораториясе вакытында туган. Театр белгечләреннән һәм тамашачылардан уңай бәя алган эскизны театр җитәкчелеге спектакль итеп үстергән. Режиссер – Александра Ловянникова, әсәрнең авторы – Александра Сальникова.

“Бу әсәр театрның юнәлешенә бик туры килә. Аны мин һәм безнең сәнгать советы бик яратты. Режиссер тапкан интерактив яшәеш балалар театрына бик кирәк әйбер. Без бу форманы зур спектакль форматына күчердек. Гардеробны сәхнәгә әверелдереп, фойеда тамашачылар урыны ясыйбыз”, - дип сөйләде театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.

Театрның традицион булмаган пространствода уйнавын режиссер “бишенче стенаны юкка чыгару” дип билгеләп үтте. “Бишенче стенаны җимерүдә без алдынгыларда барабыз. Яңа спектакль шушы тенденцияне дәвам итә”, - диде Ренат Әюпов.

Театр директоры урынбасары Искәндәр Вәлиев спектакльнең көнгә ике мәртәбә күрсәтеләчәген хәбәр итте. Спектакль 50 тамашачыга тәгаенләнгән.

“Сәлам, Актәпи!” спектакленең премьерасы 26, 27 октябрь көннәрендә булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10