ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда росгвардиячеләр урамда курьерны талаган ике егетне тоткарлаган

22 октябрь 2019, 13:11 , Фото: пресс-служба Управления Росгвардии по РТ

Чаллыда росгвардиячеләр урамда курьерны талаган ике егетне тоткарлаган Автокалада яшәүче 19 һәм 17 яшьлек егетләрне «кайнар эз»дән тоткарлап, полицейскийларга тапшырганнар.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда росгвардиячеләр урамда курьерның ашамлыгын һәм акчасын талап алган ике егетне тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичен ведомстводан тыш сак хезмәтенә ГЭС бистәсендә бер ир-атны талаулары хакында хәбәр килгән. Урында росгвардиячеләр ике егетнең, әзер ризык таратучы курьер янына килеп, аның азык-төлек салынган пакетларын талап алуын ачыклаган. Ир-ат аларның төс-кыяфәтләрен сурәтләп биргәч, Росгвардия хезмәткәрләре талаучыларны эзләргә керешкән.

Тиздән аларның эзенә төшкәннәр. Курьерны талаучылар Автокалада яшәүче 19 һәм 17 яшьлек ике егет булып чыккан.

Егетләрне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10