ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гаилә архивы бәйгесендә 50 мең сумга кадәр акча отарга мөмкин

22 октябрь 2019, 11:48

Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен жюрига гаилә архивында сакланучы фотолар коллекциясен һәм видеодокументларны тапшырырга кирәк.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 4 ноябрьдә Татарстанда «Гаилә архивын тапшыр» дигән бәйге старт ала. Конкурсны ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты оештыра.

Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен жюрига гаилә архивында сакланучы фотолар коллекциясен һәм видеодокументларны тапшырырга кирәк.

Конкурс ике этапта үткәрелә. Муниципаль этап 2019 елның 4 ноябреннән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк (муниципаль архивлар гаризалар кабул итүне 27 декабрьдә төгәлли). Республика этабы 2020 елның 1-31 май көннәрендә үткәрелә.

Җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата бүләкләр көтә. 1нче урынга лаек булучыларга – 50 мең, икенчегә – 30 мең, 3нче урынны алучыларга 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.

Бәйгедә җиңү яулаган гаилә архивлары документларының төп нөсхәләре Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенә саклауга тапшырылачак. Тәкъдим ителгән документларга авторлык хокуклары бәйгедә җиңүчеләрнең үзләрендә кала.

Конкурсның нигезләмәсе ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10