ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бельгия хатын-кызларын татар милли кухнясы шедеврлары белән таныштырдылар

22 октябрь 2019, 11:24 , Фото: tatar-congress.org

Бельгия хатын-кызларын татар милли кухнясы шедеврлары белән таныштырдылар Tatars in Belgium иҗтимагый оешмасы активистлары кулинария осталыгы һәм камыр ризыклары әзерләү буенча дәрес үткәрде.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Үткән ял көннәрендә Бельгиядә Tatars in Belgium иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән татар милли кухнясы кичәсе узды. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Активистлар кулинария осталыгы һәм камыр ризыклары әзерләү буенча дәрес үткәрде, соңыннан дегустация уздырылды. Кичә барышында теләгән һәркем Татарстанда гомер итүче татарларның йолалары һәм гореф-гадәтләре белән якыннанрак танышты.

В Бельгии прошел Вечер татарской национальной кухни

Бельгиядә танылган KVLV хатын-кызлар оешмасы Татарстанга теоретик сәяхәтнең кунагы булды. Әлеге оешма инде 90 елга якын «Безнең пешекче китабы» сериясен чыгара.

Кичәдә Бельгия хатын-кызлары чүлмәктә кыздырма пешерү, шулай ук өчпочмак, чәкчәк кебек камыр ризыклары әзерләү серләре белән танышты.

Кичәдә катнашучыларга профессиональ кухня тәкъдим ителде. Һәркемгә фламанд телендәге матур итеп бизәлгән рецептлар тараттылар, алар ризык әзерләү процессын күзәтә һәм анда үзләре дә катнаша алды.

Tatars in Belgium иҗтимагый оешмасы лидеры Регина Вәлиева татар халкы, аның тарихы һәм традицияләре, бүгенге Татарстан, Бельгия белән икътисади, мәдәни, спорт өлкәсендәге элемтәләр хакында сөйләде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10