ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда йөкле хатыннарны электрон мониторинглау системасы эшли башлаячак

22 октябрь 2019, 11:07 , Фото: pixabay.com/СС0, Владимир Васильев

Татарстанда йөкле хатыннарны электрон мониторинглау системасы эшли башлаячак Татарстан тулысынча электрон рецептларга күчәчәк һәм бердәм лаборатор системаны гамәлгә кертәчәк.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда йөкле хатыннарны электрон мониторинглау системасы гамәлгә кертеләчәк һәм электрон рецептлар бирә башлаячаклар. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы системаның мөмкинлекләрен киңәйтүне таләп итә. Аерым алганда, йөкле хатыннарны мониторинглауны гамәлгә ашыру, тулысынча электрон рецептларга күчү, бердәм лаборатор системаны гамәлгә кертү, федераль хезмәтләр порталында «Минем сәламәтлек» шәхси кабинеты өчен мәгълүматларны формалаштырырга һәм җибәрергә өйрәнү бурычы тора», - диде ведомство башлыгы.

 

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10