ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Марат Садыйков: Татарстанга 200гә якын табиб җитми

22 октябрь 2019, 10:49 , Фото: архив

Марат Садыйков: Татарстанга 200гә якын табиб җитми ТР Сәламәтлек саклау министры республика медицина учреждениеләренә кайсы белгечләргә караган табиблар җитмәве хакында сөйләде.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан хастаханәләренә 200гә якын табиб (педиатрдан алып реаниматологларга кадәр) җитми. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Педиатрия, офтальмология, оториноларингология, фтизиатрия, кардиология кебек белгечлекләр буенча амбулатор-поликлиника ярдәме күрсәтә торган бүлекчәләрдә, анестезиология һәм реаниматология, йогышлы авырулар, неонатология, наркология кебек белгечлекләр буенча стационар хезмәт бүлекчәләрендә эшләүче табибларга кытлык аеруча зур. 2019 елга әлеге белгечләргә ихтыяҗ 200дән артык кеше тәшкил итте», - дип аңлатты ТР сәламәтлек саклау министры.

Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында яңа белгечләргә ярдәм күрсәтү һәм аларны җәлеп итү программалары турында җентекләбрәк сөйләде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10