ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда «кояшлы» балалар катнашында мода күрсәтү узачак

22 октябрь 2019, 10:08 , Фото: dumrt.ru

Казанда «кояшлы» балалар катнашында мода күрсәтү узачак Чара кысаларында “кояшлы дефиле”, балаларның иҗади чыгышлары, фотосессия, «Ак барс» хоккей командасы уенчылары белән автограф-сессия планлаштырыла.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). 24 октябрьдә, Бөтендөнья Даун синдромы турында мәгълүматлы булу ае көннәрендә һәм Мәүлид ән-Нәби алдыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, “Сакал” барбершопы һәм “Кояшлы ил” (“Солнечный мир”) мода театры белән берлектә, Казанда уртак хәйрия чарасы – шәһәрдә “кояшлы” балалар катнашында беренче мода күрсәтү уздырачак. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Әлеге чара кысаларында “кояшлы дефиле”, балаларның иҗади чыгышлары, фотосессия, «Ак барс» хоккей командасы уенчылары белән автограф-сессия, кечкенә катнашучыларны бүләкләү, фуршет һәм башкалар планлаштырыла.

Чара Казан шәһәре, Ульянов-Ленин ур., 34нче йорт адресы буенча узачак.

Башлана 15.00 сәгатьтә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10