ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Песошин Бавария икътисад министры белән хезмәттәшлек хакында фикер алышачак

22 октябрь 2019, 09:23 , Фото: архив tatarstan.ru

Песошин Бавария икътисад министры белән хезмәттәшлек хакында фикер алышачак 2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстан һәм Германия арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 774,2 миллион АКШ доллары тәшкил иткән.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында Бавариянең икътисад, төбәк үсеше һәм энергетика министры Хуберт Айвангерны кабул итәчәк. Яклар Татарстан һәм Бавария арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләре хакында фикер алышыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бавариянең икътисад, төбәк үсеше һәм энергетика министры Хуберт Айвангер белән очрашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Германия делегациясе республикага «Татарстан – Бавария» икътисади форумында катнашу өчен килде, ул бүген «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында узачак. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында искәртүләренчә, Бавария делегациясе составында рәсми затлар, хакимият органнары вәкилләре, шулай ук компания җитәкчеләре һәм белгечләре бар.

«Форумның программасы Татарстанның инвестицион-сәнәгать потенциалын тәкъдим итү, немец партнерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе хакында фикер алышу һәм Бавария делегациясе әгъзаларының чыгышларын үз эченә ала», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Форум төгәлләнгәннән соң Татарстан һәм Бавария эшлекле җәмгыяте вәкилләре үзләрен кызыксындырган сораулар хакында В2В форматында фикер алыша алачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10