ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Медведев Россия икътисадының торышын "барысы да тәртиптә" дип бәяләде

22 октябрь 2019, 07:25

РФ Премьер-министры сүзләренә караганда, чит ил инвесторларының Россиягә карата кызыксынуы төрле санкцияләр кертелгәннән соң да кимемәгән.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев ил икътисады торышын уңай бәяләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Россиядә сәнәгать җитештерүе күләме, товар әйләнеше, макроикътисади күрсәткечләр арта, сез дә беләсез, бик яхшы дәрәҗәдә, инфляция түбән, без барлык системаларда һәм рейтингларда катнашырга тырышабыз", - диде Медведев чит ил инвестицияләре буенча Консультатив совет утырышында»

Спикер сүзләренә караганда, чит ил инвесторларының ил белән кызыксынуы төрле санкцияләр кертелгәннән соң да кимемәгән. Медведев ассызыклаганча, КСИ линиясе буенча инвестицияләр күләме соңгы биш елда яртылаш арткан.

  • Чит ил инвестицияләре буенча Консультатив совет (КСИ) 1994 елда барлыкка килде һәм ул даими эшләүче орган булып тора, ул Россиядә инвестпроектларны гамәлгә ашыру барышында чит ил оешмаларында барлыкка килә торган мәсьәләләрне карый. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10