ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Самарада өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына әзерләнәләр

22 октябрь 2019, 08:31 , Фото: samtatnews.ru/

Самарада өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына әзерләнәләр “Туган тел” татар җәмгыятенә яңа директор итеп бер тавыштан Данияр Сәйфиевне сайладылар.

Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). 19 октябрьдә, Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар оешмасының гомуми җыелышы узды. Көн кадагына куелган төп сорауларның берсе – өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына карата тантаналы җыелыш уздыру иде. Бу турыда "Самар татарлары" сайтында хәбәр ителә. 

Самар шәһәре Думасы депутаты Рифкать Хуҗин да тантаналы җыелыш уздыруны хуплады. “Кызганычка, яшьләр генә түгел, олылар арасында да өлкәбездә эшләп килүче татар оешмалары, алар башкарган эшләр, милли басмалар турында белмәүчеләр бар. Үзебезгә активрак булырга кирәк”, — диде ул.

Тольятти милли-мәдәни татар автономиясенең башкарма директоры Зөлфия Галиханова: “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Мөгәммәр кызы газетаның 30 еллыгын бәйрәм итү кысаларында шәһәр-авылларга йөреп, укучылары белән очрашулар оештырырга тели. Өлкә милли оешмалар активистлары да бу чарада катнашса, халык белән очрашып сөйләшсә, яхшы булыр иде”, — дип тәкъдим итте.

Җыелышта оешма эшләренә яшьләрне җәлеп итү, аларда милләт язмышына карата кызыксыну уяту турында сүз күп булды.

Көн тәртибендә өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә яңа директор сайлау мәсьәләсе куелган иде. Бу вазифага бер тавыштан Данияр Ирек улы Сәйфиевне сайладылар.

Җыелышта катнашучылар “Туган тел”нең, аеуча аның президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүровның, эшчәнлегенә уңай бәя биреп, киләчәктә дә аны шулай дәвам итәргә кирәклеге турында әйттеләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10