ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Актаныш укучылары «Татарча диктант»ны Санкт-Петербургта язды

22 октябрь 2019, 01:16

Актаныш укучылары «Татарча диктант»ны Санкт-Петербургта язды Төркем җитәкчесе гимназия, андагы проектлар турында сөйләде.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). 19 октябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә үткән XXI Халыкара "Пушкин һәм дөнья культурасы" конференция кысаларында Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары әлеге Татарстанның даими вәкиллегендә кунакта булды. Алар дөньякүләм "Татарча диктант" акциясендә катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Төркем җитәкчесе — Татарстанның атказанган укытучысы Л.Әһлетдинова Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшләребезне сәламләде, укучылар белән гимназия, андагы проектлар турында сөйләде.

 

Әлеге шәһәрдә яшәүче татар диаспорасын конференциядә җиңүгә ирешкән Фәрдиева Алисәнең (җит.Ч.Р.Шәрипова) гимназиядә чыгучы "Ак җилкән" газетасы аеруча кызыксыну уятты. Үз чиратында, Алисә һәм аның җитәкчесе Чулпан Шәрипова алардан интервью алды. Соңыннан Ландыш Мөхәммәтшинның "Саумысез, аккошлар!" диктант текстын тәкъдим итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10